news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Әгерҗе районында 400 түк печән янган

Янгын барлыгы 200 мең сумлык зыян китергән.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Әгерҗе районында 400 түк печән янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

112 бердәм номерына Салагыш авылы янындагы кырда печән януы турындагы хәбәр кичә 16.18 сәгатьтә килгән.

101нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә, 200 квадрат метр мәйданда 400 рулон печәнне ялкын телләре ялмап алган булган. Крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүчеләр махсус техника ярдәмендә печәннең күпмедер өлешен ут капкан түкләрдән читкәрәк алып китәргә өлгергән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны бер сәгатькә якын сүндергән. Янгын 160 тонна авырлыгындагы 400 түк печәнне юкка чыгарган. Зыянның күләме 200 мең сум тәшкил иткән.

Башлангыч фаразларга караганда, янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot