news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры Кама Тамагында тавыш бирде

Рафис Хәбибуллин РФ Президентын сайлауларда Кама Тамагында тавыш бирү өчен алдан ук Күпфункцияле үзәк аша гариза биргән булган.

(Кама Тамагы, 18 март, “Татар-информ”, “Волжские Зори”). Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин бүген көннең икенче яртысында республиканың Кама Тамагы районында 1650нче сайлау участогында тавыш бирде, дип хәбәр итә район газетасы.

Ул Кама Тамагында яшәүчеләр белән бергә тавыш бирү өчен теркәлү урыны буенча тавыш бирмәве турында алдан ук Күпфункцияле үзәк аша гариза биргән булган.

Бу участокта Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов да тавыш бирде. Ул беренчеләрдән булып электрон тавыш бирү форматын сынап карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot