news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннар килү уңаеннан киңәшләрен җиткерде

Татарстанда һава температурасының кинәт бозылуы, 10-15 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017 елның 25 гыйнварыннан 26сына һәм 28 гыйнварыннан 29ына Татарстанда һава температурасының кинәт бозылуы, 10-15 градуска кадәр түбәнәюе көтелә, бу исә техноген янгыннар килеп чыгу, юл-транспорт һәлакәтләре, торак-коммуналь хуҗалык системасында авария, шулай ук юлларда кешеләрнең туңу очракларына китерергә мөмкин. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен, ашыгыч хәлләр булмаганда шәхси автотранспортта торак пункттан кая да булса – урманга, балыкка, табигатькә чыгудан тыелып торырга чакыра.

Әгәр дә юлда ялгыз торучы машина очраса, чыгып сорарга, ватылган булса сәбәбен белергә, ярдәм күрсәтергә һәм якындагы автоинспекциягә хәбәр итәргә кирәк.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай ук урамда балаларны ялгыз калдырмаска, фатирларның һәм подъездларның җылылыгын кайгыртырга өнди. Янгын чыкмасын өчен мичләрне артык кыздырмаска, үзегез ясаган җылыткычлардан файдаланмаска кирәклеген искәртә. Өшегән кешене җылыту өчен иң нәтиҗәле чаралар: җылы душ, сауна, җылы кием, кайнар эчемлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100