news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боздагы куркынычлык турында кисәтә

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боздагы куркынычлык турында кисәтә

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Александр Казанцев). Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга санкцияләнмәгән урыннарда боз аркылы чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Әлеге мөрәҗәгать боз өстендәге хәрәкәтләр нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булу очраклары арту сәбәпле килеп туган. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында декабрь аенда автомашиналар боз астына киткән 20дән артык очрак теркәлгән.

Узган атнада ике балыкчы үлгән (берсе боз астына киткән "УАЗ"да). Ә 2003 елның ноябреннән агымдагы елның апреленә кадәр республикада бозда булган бәхетсез очракта 139 кеше зыян күргән. Һәлак булган 14 граждан арасында 7 яшьлек бала да бар. Биш кеше билгесез югалган, аларның гәүдәләре әле дә табылмаган.

Автомобильдә сулыкларның боз өстеннән бару махсус билгеләнгән урыннарда гына гамәлгә куела. Җиңел автомобильләр өчен бозның калынлыгы 25 сантиметрдан, ә йөк машиналары өчен 45 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Санкцияләнмәгән урыннарда боз өстенә кергән автомашина йөртүчеләргә штраф салыначак. Барлык көтелмәгән очракларда, мөмкин кадәр тизрәк "01" телефоны аша Бердәм коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100