news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Футбол федерациясе белән Идел буе спорт академиясе хезмәттәшлек килешүен төзи

Килешү төзүнең төп максаты - республикада студентлар футболын үстерү.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»).  Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе Татарстанның Футбол федерациясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзиячәк.

Килешүгә 6 декабрьдә академиянең укыту-лаборатория бинасында кул куелачак. Килешү кысаларында академия һәм төбәкнең футбол федерациясе республикада студентлар футболын үстерү, студент футболчылар спорт резервын әзерләү, тренер кадрларның һәм хөкемдарлар корпусының квалификациясен күтәрү, гомумән, спорт өлкәсендәге эшчәнлек буенча хезмәттәшлек итәчәк.

Идел буе академиясенең «Спортның аерым төрендә спорт күнекмәләре» спорт уеннары теориясе һәм методикасы кафедрасында «Футбол» бүлегендә 151 студент һәм «Мини-футболда» 13 студент белем ала. Академия студентлары Татарстан һәм Россиянең төрле җыелма командалары составына керә. Академия базасында шулай ук «Мотор-Академия» футбол командасы эшләп килә һәм ул Илкүләм студентлар футбол лигасында чыгыш ясап, студентлар командалары арасында бөтенроссия турнирының көмеш призына ия булды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot