news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның фронтовик-рәссамнар иҗаты турында - «Мәңгелек кеше янында очрашу» кичәсендә

Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында шундый чара була

 (Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). 20 февраль 14.00дә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында Татарстанның фронтовик-рәссамнары истәлегенә багышланган «Мәңгелек кеше янында очрашу» кичәсе була. Килгән кунакларны сугыш елларындагы рәссамнарның иҗаты белән сәнгать әһелләренең яшь буынын туплаган «Династия» клубы вәкилләре таныштырачак.

Кичәне шагыйрә, «Династия» клубы җитәкчесе, «Мәңгелек кеше» проектының кураторы, «Идел» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова алып бара.

«Мәңгелек кеше янында очрашу» кичәсе айның өченче җомга көнендә Казан Кремлендә оештырыла һәм «Мәңгелек кеше» күргәзмә проектының дәвамы булып тора, дип хәбәр итә KZN.RU музейның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

news_right_1
news_right_2
news_bot