news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Кытайга җыена

Ансамбль Харбин шәһәрендә узачак II Кытай-Россия мәдәният һәм сәнгать фестивалендә катнаша.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Кытайга җыена. Ансамбль Харбин шәһәрендә узачак II Кытай-Россия мәдәният һәм сәнгать фестивалендә катнашачак, дип хәбәр итә Филармониянең матбугат үзәге.

Фестиваль 5 августта ачылып, бер айга якын дәвам итәчәк. Аның кысаларында Татарстанның дәүләт фольклор ансамбле 6 һәм 7 августта сәгать ярымлык зур концерт программасы күрсәтәчәк. Программада кытай татарларының “Әти-әни” һәм “Лимонад” җырлары да бар. Ансамбль бу җырларга клип та төшергән иде.

Фестивальдә И.Моисеев исемендәге халык биюе дәүләт академия ансамбле, В.Гергиев җитәкчелегендәге Мария театры симфоник оркестры, М.Зубин җитәкчелегендәге Израиль филармония оркестры, шулай ук, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Омск, Владивосток, Иркутск шәһәрләреннән солистлар һәм коллективлар чыгыш ясый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100