Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның финанс министры 2018 елда булачак казна чыгымнарын атады
Иң чыгымлы юнәлеш - мәгариф.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан казнасының 2018 елда һәм 2019–2020 еллар аралыгында иң чыгымлы юнәлеше булып мәгариф калачак. Беренче укылышка әзерләнгән канун проекты буенча аңа 55,2 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирү күздә тотыла.
Бүген парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе ел бюджетында нинди өлкәгә күпме акча каралачагы хакында хәбәр итте.
2018 елда Татарстан бюджетыннан «Гомумдәүләт мәсьәләләре»нә – 9,6 миллиард сум, «Милли оборонага» – 0,1 миллиард сум каралган. Илкүләм куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлегенә – 1,4 миллиард сум, илкүләм икътисадка 33,4 миллиард сум юнәлдерергә уйлыйлар. Республика казнасыннан 2018 елда торак-коммуналь хуҗалыкка 10,9 миллиард сум, әйләнә тирәне саклауга – 0,3 9 миллиард сум бүленәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз