news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның фермерлар ассоциациясе ярминкәләрне ел әйләнәсе үткәрергә тәкъдим итте

Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларына кагылышлы барлык программалар да – безнең уртак эшчәнлекнең нәтиҗәсе, диде Камияр Байтимеров.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның фермерлар ассоциациясе авыл хуҗалыгы ярминкәләрен ел әйләнәсе үткәрергә тәкъдим итте. Оешманың башлыгы Камияр Байтимеров «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминның «Галстуксыз интервью» программасына шулай дип белдерде.

«Без Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мондый ярминкәләрне ел әйләнәсе үткәрү тәкъдимен җиткердек, ведомство безне хуплады. Безгә беркетелгән базар (ул Казанның Дементьев урамында урнашкан) ел буе эшли», - диде Байтимеров.

Ул ассоциациянең аграр ведомство белән даими диалог алып баруын билгеләп үтте. «Агропромпарк» төзелеше шуның бер мөһим өлеше булган.

«Бүгенге көндә фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларына кагылышлы барлык программалар да – безнең уртак эшчәнлекнең нәтиҗәсе», - диде Байтимеров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100