news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның федераль юлларына 9 миллиард сум акча тотылган

Россия бюджетыннан бүленгән акчага федераль юлларны реконструкцияләү, төзекләндерү, капиталь төзекләндерү һәм аларны карап тору эшләре башкарылган.

Татарстанның федераль юлларына 9 миллиард сум акча тотылган
Султан Исхаков

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Быел Россия бюджетыннан Татарстан федераль юлларына 9 миллиард сум чамасы акча бүленгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев җиткерде.

Спикер сүзләренчә, Россия бюджетыннан бүленгән акчага федераль юлларны реконструкцияләү, төзекләндерү, капиталь төзекләндерү һәм аларны карап тору эшләре башкарылган.

“Хәзер 2018 ел бюджетын формалаштыру бара. Әлегә нинди сумма бүленәсен – күбрәк булырмы, азракмы, әйтә алмыйм. Шулай да быелгысыннан азрак булмас”, – дип билгеләп үтте Минһаҗев.

Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе хезмәт күрсәтүче федераль юллар озынлыгы Татарстанда, Марий Элда, Удмуртиядә һәм Ульяновск өлкәсендә 1773 чакрымнан артып китә.

“Идел-Нократ юллар идарәсенең гомуми бюджеты 14 млрд сум тирәсе. Бирегә реконструкцияләү, төзекләндерү, капиталь төзекләндерү һәм аларны карап тору эшләре керә”, – дип шәрехләде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100