news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның федераль юлларын кардан чистартуда 105 махсус машина эшли

М7 трассасын 60 машина чистарта.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның федераль юлларын кардан чистарту өчен 105 машина чыгарылган. Бу хакта “Идел-Нократ автоюлы идарәсе” матбугат хезмәте хәбәр итә.

М7 юлының хәрәкәт итү өлешен һәм юл читләрен кардан арындыру өчен 60 машина, Р – 239 Казан – Оренбург трассасында 23 техника эшли. Р – 241 Казан – Буа – Ульяновск юлын 13 машина, А – 295 Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлын 8 техника чистарта.

“Фаразлар буенча, 8 декабрьгә каршы төндә Татарстанда, Чувашиядә, Марий Элда, Ульяновск өлкәсендә һава торышы бозылачак. Кар явачак, җил көчәячәк. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Федераль юлларда авыр хәлләр килеп чыккан очракта шоферлар “Идел-Нократ автоюлы идарәсенең” тәүлек әйләнәсе эшли торган диспетчер хезмәтенә шалтырата ала. Телефон номеры: 8 (843) 273-54-08.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100