news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның фән вәкилләре реформалар уңаеннан борчыла

Татарстанның фән вәкилләре реформалар уңаеннан борчыла

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе 5нче апрельдә Казанның «Галимнәр йорты»нда «Россиядәге һәм Татарстандагы фән белән ни булыр?» дип исемләнгән «түгәрәк өстәл» уздыра. Анда фән өлкәсендәге проблемалар һәм аларны чишү юллары, шулай ук фәнни оешмаларга ничек итеп реформаларны кичерергә дигән темаларга сөйләшү булачак.

Бер өстәл янына беренче мәртәбә дәүләт түрәләре һәм халык депутатлары, академиклар, Казан вузларының фән буенча проректорлары, шулай ук халык мәгарифенең һәм фән оешмаларының профсоюз лидерлары җыелачак.

Мәгълүм булганча, Россиядә фән һәм мәгариф сфераларын финанслау соңгы 5 ел эчендә 4 мәртәбә артты һәм 2004нче елда ул 46,2 миллиард тәшкил итте. Әмма бу акчалар барыбер җитеп бетми. Шуңа күрә, дәүләт бу өлкәдә дә реформалар ясарга кереште. Әлеге реформалар фәнни җәмәгатьчелекне киеренкелек халәтендә тота. Чөнки, мәсәлән, 2008нче елга кадәр «Россия фәнен көчле һәм бай итү өчен, фән өлкәсендәге бюджет чыгымнарын эффективлы итү өчен» дәүләт карамагындагы фән учреждениеләрен 20 мәртәбә киметү күздә тотыла (2338дән 100-200е генә калачак), калганнары хосусыйлаштырылачак. 2006нчы елның 1нче гыйнварыннан фәннең барлык академия секторы җир салымы түләргә тиеш булачак, тик аның моңа акчасы юк. Булачак реформа югары уку йортларындагы фәнни бүлекләрне дә юк итүне күздә тота. Ә «Россия Федерациясенең фән өлкәсендә эшчәнлек иткән дәүләт оешмалары белән идарә итү концепциясе» исә региональ үзенчәлекләрне инкарь итә. ТР Фәннәр академиясенең мәгълүмат үзәге хәбәрендә әнә шундый фактлар китерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot