news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре комиссиясе хезмәтләр кабул итә
2017 елда премияләргә дәгъва итүчеләр хезмәтләрен комиссиягә 1 мартка кадәр тапшырырга тиеш.
Скопировать ссылку
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”) Татарстан Президенты карамагындагы Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре буенча комиссиясе 2017 елда премияләргә дәгъва итүчеләрдән хезмәтләр кабул итү турында игълан итә. Хезмәтләр 2017 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
Татарстанда фәнне һәм техниканы алга таба да үстерү, фәнни-техник алгарышны стимуллаштыру, фән һәм техника өлкәсендә иң зур казанышлар өчен бүләкләү максатында Татарстан Президентының 1993 елның 16 апрелендәге ПУ-206 номерлы Указы нигезендә фән һәм техника өлкәсендә дәүләт дәрәҗәсендәге һәр ел саен бирелә торган сигез премия гамәлгә куелган.
Алар түбәндәгеләр өчен бирелә: үзебезнең илнең һәм дөньяның алдынгы казанышлары дәрәҗәсенә туры килән һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә һәм рухи алгарышына этәргеч бирә торган гуманитар, табигый һәм техник фәннәр үсешенә өлеш керткән өчен, үзләренең күрсәткечләре буенча дөньядагы иң яхшы аналоглар дәрәҗәсендә булган ресурсларны саклаучы һәм экологик яктан чиста технологияләр һәм техника, прогрессив материаллар, машина һәм механизмнар эшләгән һәм керткән өчен, фән һәм техника казанышларын киң кертү нигезендә иң яхшы җитештерү нәтиҗәләренә ирешкән һәм югары хезмәт җитештерүчәнлеген тәэмин иткән, сыйфат ягыннан яңа төр продукция булдырган өчен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2