news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды эш графигын үзгәртте

Фондның эш графигы Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм итү программасы гамәлгә керү сәбәпле үзгәрде.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”) Татарстанда эшен туктаткан банкларның клиентлары булган эшкуарларга микрозаймнар рәвешендә ярдәм итү йөзеннән, Татарстан Президенты йөкләмәсе белән “Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды” коммерцияле булмаган оешмасына 1 миллиард сум күләмендә акча юнәлтелде. Махсус программа буенча микрозаймнарны алуга мөрәҗәгать итүчеләр саны арту сәбәпле, Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды эш графигын үзгәртте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы әлеге оешмадан махсус программа буенча микрозаймны, шулай ук консультацияне алыр өчен эшкуарлар хәзер көн саен Казанның Мәскәү урамы, 55 нче йорт адресы буенча 7.00-23.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә ала. “Кайнар линия” телефоны - (843) 524-90-90.

news_right_1
news_right_2
news_bot