news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумы Алабугада узачак

29 ноябрь – 1 декабрьдә уздырылачак чарага Россия һәм чит ил эшмәкәрләре киләчәк.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Россия, чит илләр һәм Бәйсез Дәүләтләр берлеге (БДБ) илләре эшмәкәрлек вәкилләре 29 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә “Алабуга” махсус икътисадый зонасына “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына киләчәк. Чара быел уникенче тапкыр үткәрелә. Бу хакта бүген форум эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге башлыгы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев әйтте.

«Форум бу форматта 2000 елдан бирле уздырыла башлады. Кайбер сәбәпләр аркасында, ул бер-ике ел булмый калды.
Без һәрвакытта Россия төбәкләреннән, БДБ һәм чит төбәкләрдән татар эшмәкәрләрен җыябыз. Максатыбыз - Татарстанга аларның бизнесын һәм Татарстандагы икътисадый тәгълиматларны үзара багланышка кертү”, – диде ул.

Быелгы форумның үзенчәлеге шунда: ул “Алабуга” махсус икътисадый зонасында үтәчәк. Анда катнашу өчен, Россиянең 37 төбәгеннән һәм 10 чит илдән 150 эре эшмәкәр киләчәк.
Фәрит Уразаев сүзләренчә, бүгенге көндә Алабуга махсус икътисадый зонасында 57 резидент эш алып бара. Шуның 30ы үз продукциясен инде җитештерә. Һәм бу мәйданчыкта 1 млрд 800 млн га якын продукция сатыла.

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев сүзләренчә, эшмәкәрләрне чакырганда, төзелеш һәм азык-төлек өлкәсенә басым ясалган.
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының форматы да үзгәрә. Анда регионнарда татар эшмәкәрләре җитештерә торган продукциянең күргәзмәсе оештырыла, төбәкләрдән килгән татар эшмәкәрләрен резидентлар чыгара торган продукция белән танышу, мөнәсәбәтләр урнаштыру көтә. ТР Президенты катнашындагы пленар өлештә исә, Россия, БДБ һәм чит илдәге татар эшмәкәрләренең Татарстан белән мөнәсәбәтләрен урнаштыру проблемасы, Кытайдагы Шеньчжень шәһәрендә ачылган “Татар йорты” проекты турында фикер алышу, һәм бу проектта катнашкан эшмәкәрләр чыгышлары белән танышу көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100