news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумының пленар утырышы ачылды

Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанның "Корстон" комплексында "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумының пленар утырышы ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Хөкүмәт, парламент әгъзалары катнаша. Форумга Россиянең 66 төбәгеннән, 28 чит илдән 700 ләп делегат килгән.


 
Иң элек Рөстәм Миңнеханов төрле эшмәкәрлек оешмалары әзерләгән күргәзмәне карап чыкты.
 
 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кереш сүзендә форумның 11 нче тапкыр узуын искәртте. Ул аягында нык басып торган эшмәкәрләрнең Татарстанның ныклы ышанычы булуын билгеләп үтте.
 
 
"Мин бу форумны иң зур татар корылтайларына тиңләр идем. Милли тормышның матди ягын татар эшмәкәрләре тәэмин итә. Алар милләтнең иң матур сыйфатларын таныта", - диде Ринат Закиров. Аның сүзләренчә, татар эшмәкәрләренең үзара хезмәттәшлеге 40 тан артык сәүдә йортын ачарга мөмкинлек биргән. Әмма Ринат Закиров соңгы елларда сәүдә йортларының эшчәнлеге сүлпәнәюен билгеләп узды. 
 
 
БТК рәисе халыкара мәйданга чыккан татар проектлары турында әйтеп үтте.  Шулай ук республика Президенты Рөстәм Миңнехановның да татар эшмәкәрләренә зур игътибар бирүенә басым ясады. 
 
 
Хәзерге вакытта форумда Россия төбәкләреннән килгән вәкилләр чыгыш ясый. Башкортстан, Ульяновск өлкәсе, Пермь краеннан килгән оешма җитәкчеләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100