Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында татар милли ашлары күргәзмәсе була
Форумның пленар утырышы «Корстон» комплексында 18 декабрьдә узачак.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында быел татар милли ашлары күргәзмәсе оештырыла. Бу быелгы яңалык. Бу хакта матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров әйтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы «Корстон» комплексында 18 декабрьдә узар дип көтелә.
«Беренче катта татар милли ашлары күргәзмәсен оештырачакбыз. Форум кысаларында, Татарстанда, чит төбәкләрдә татар милли ашлары юнәлешендә эшләүче белгечләрне, ресторан, кафе хуҗаларын чакырачакбыз», — диде Данис Шакиров. Ул күргәзмә кысаларында остаханәләр дә эшләячәген әйтте.
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумы Казанда 17-20 декабрьдә Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге 400 гә якын эре татар эшмәкәре катнашында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз