news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» чарасына килүчеләр өчен уку оештырыла

Форумга Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән, 29 чит илдән 660 кеше килә.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» чарасына килүчеләр  өчен уку оештырыла
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумына килүчеләрне Татарстанның Фәннәр Академиясендә укуга җыячаклар. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров әйтте.

Ул моның быелгы яңалык булуын билгеләп узды. «Без Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисад, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашында Татарстанның социаль-икътисади мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәкбез», — диде Данис Шакиров.

Ул бу чараның максаты Татарстанның татарлар яшәгән төбәкләрдәге эшмәкәрләр өчен мөмкинлекләр тудыру, элемтәләр булдыру, татар бизнес вәкилләренең уртак проектлары турында сөйләшү булганын әйтте.

Форумга Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән, 29 чит илдән 660 кеше киләчәк. Өч көнлек форум программасында катнашучыларны Яшел Үзән шәһәрендәге POZIS сәнәгать предприятиесенә, Лаеш районындагы «Рамай» фермер хуҗалыгына, Казандагы «Химград» технополисына һәм Иннополис махсус икътисади зонасына алып бару планлаштырылган.18 декабрь көнне «Корстон» комплексында форумның пленар утырышы узачак.

Мәдәни программа да каралган: кичен К.Тинчурин исемендәге театрда «Казан» бию ансамбленең «Зәңгәр шәл» вокаль-хореографик спектаклен һәм Г.Тукай исемендәге филармониядә Сөембикә ханбикәгә 500 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә караячаклар. Данис Шакиров, шулай ук, 18 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узачагын әйтте.

19 декабрь көнне, эшмәкәрләр Алтын Урда дәүләте төзелүнең 750 еллыгы уңаеннан, ТР Фәннәр Академиясендә В.Трепаловның «Евразиянең төрки дөньясы: тарихи закончалыкларны эзләү» лекциясен тыңлячак. «Казан Экспо» үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын башлап җибәрүгә багышланган тантана була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100