Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды бәйрәм ялларында штаттагы режимда эшли
Эшкуарларга ташламалы программа буенча микрозаймнар бирү өчен гаризаларны 2-8 гыйнварда 7.00-23.00 сәгатьләрдә кабул итәләр.
(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фондының эшкуарлар өчен “кайнар линиясе” бәйрәм көннәрендә, ягъни 1-8 гыйнварда штаттагы режимда 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Эшкуарларның телдән мөрәҗәгатьләре өчен түбәндәге телефон номеры билгеләнгән: (843) 524-90-90.
Соңгы вакытта Татарстанда эшчәнлеге туктатылган банкларның клиентлары булган эшкуарларга ташламалы программа буенча микрозаймнар бирү өчен гаризаларын Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фондында 2-8 гыйнварда 7.00-23.00 сәгатькәчә кабул итәләр. Сораулар өчен телефон: (843) 524-90-90. Әлеге микрозаймнар эшкуарларга өч елга срок һәм төп бурыч буенча түләүләрне беренче 12 айга кичектерү мөмкинлеге белән, моңа кадәр төзелгән гражданлык-хокукый килешүләр буенча, хезмәт хакларын, салымнарны һәм башка түләүләрне башкару өчен бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз