news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның эш бирүчеләре күпчелек очракта менеджерлар эзли

Алар “Персонал белән идарә итү” буенча белгеч эзли.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда соңгы елда “Персонал белән идарә итү" вакансиясе популяр. Бу турыда HeadHunter эш һәм персонал эзләү сайты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Еш кына компанияләр “Персонал белән идарә итү” (31 процент), “Персоналны үстерү” һәм “рекрутмент” (17 шәр процент), “кадрлар учеты” (13 процент) һәм “тренинглар” (11 процент) буенча белгеч эзли.

Эш бирүчеләрнең 60 процентка якыны 1-3 ел эш тәҗрибәсе булган белгечләргә 25 мең сумнан югары оклад түләргә әзер.

Бу өлкәдә эш эзләүчеләрнең 83 проценты хатын-кызлар. Ә эш тәҗрибәсе 15 елдан артык булган кешеләр арасында ир-атлар 2 тапкыр артык.

news_right_1
news_right_2
news_bot