news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстанның эре шәһәрләренең автобус парклары газга күчереләчәк

^Татарстанның эре шәһәрләренең автобус парклары газга күчереләчәк

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Сергей Семеркин). Бүген "Казанский автосалон "Автомобиль в сердце России" Х халыкара юбилей күргәзмәсе кысаларында "Автомобиль и техносфера" IV Халыкара конференция башланды. Чараның максаты - халыкара хезмәттәшлекне һәм машина төзелеш тармагында сәнәгать кооперациясен активлаштыру, Татарстан Республикасының автомобиль төзелешен үстерүдә катнашу, әлеге тармак үсешендә халыкара тәҗрибәне гомумиләштерү һәм киләчәктә сәнәгать технологияләрен камилләштерү һәм инновация проектларын кертү буенча чаралар эшләү.

"Автомобиль и техносфера" IV Халыкара конференциядә "Россиянең автомобиль сәнәгате үсешендә приоритетлы мәсьәләләр", "Юл-транспорт инфраструктурасы үсеше" кебек мөһим темалар буенча фикер алышыначак.

Премьер-министр урынбасары - ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов "Автомобиль транспортын газ ягулыгына күчерүнең проблемалары һәм перспективалары" темасына доклад белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул: "Нефть запаслары кимү, бәяләре арту, тирә-юньнең пычрануы традицион булмаган мотор ягулыгы эзләргә мәҗбүр итә. Хәзерге вакытта бензинны газга алыштыру мәсьәләсе тора. Автомобиль двигательләре өчен "зәңгәр ягулык" куллану тирә-юньгә зарарлы йогынты ясауның, автомобиль йөртү чыгымнарының кимүенә, альтернатива булмаган өлкәләргә традицион ягулыкны җибәрергә мөмкинлек бирә. Экологик яктан чиста мотор ягулыгы буларак табигый газның приоритетлыгы дөньяның күп илләренә билгеле. Канада, Яңа Зеландия, Франциядә беренче чиратта, шәһәр транспортын газ ягулыгына күчерү программасы уңышлы эшли. Моның өчен кирәкле закон базасы эшләнгән, автопаркларын газга күчерүче предприятиеләр өчен ташламалар (салымнан азат итү, кредит һ.б.) каралган.

Татарстанның автобус автопаркында бер елда 140 мең тоннадан артык бензин һәм дизель ягулыгы кулланучы 600 мең машина бар. Республика атмосферасына эшкәртелгән газ буларак 450 мең тонна зарарлы матдә чыгарыла. Киләчәктә экология начараячак. Бу вәзгыятьтән чыгу юлы -транспортның экологик яктан чистарак ягулыкка күчү.

Татарстанның эре шәһәрләренең автобус паркларын газга күчерү актуаль мәсьәлә булып тора. Казанда "Нефаз" автобуслары газда йөрү буенча сынау үтә. Әмма киләчәктә күп мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, алар арасында - газ баллонны автомобильләр сериясе чыгару, ягулык салу комплексы челтәре инфраструктурасын булдыру, ышанычлы газ баллоны җиһазын эшләү һәм чыгару. Бары тик альтернатив ягулыкка күчү буенча гомумроссия программасын кабул итү генә, әлеге вәзгыятьне яхшыга үзгәртергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100