news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ерак авылларына тәгәрмәчтәге кибетләр киләчәк

Киләсе елга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ерак авылларда сәүдә оештырачак.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Киләсе елда Татарстанның ерак авылларына автолавкалар йөриячәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясе кысаларында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

Быел Татарстанда 11 сәүдә стационар пункты әзер, аның өчесе файдалануга тапшырылган инде. 60лап объектта декабрь ахырына кадәр шундый пунктлар китерү планлаштырыла. Гыймаев сүзнең модуль конструкцияләр турында баруын җиткерде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү программасы 2018 елда дәвам итәчәк.

“Киләсе елга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аларны (сәүдә пунктларын – Т.И. иск.) мобиль итәргә планлаштыра, ягъни әлеге кибетләр автомобиль шассиена куела. Алар стационар пунктлар булмаган авылларга чыгачак”, - дип билгеләп үтте Гыймаев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100