Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанны җепселле-оптик элемтә линияләре белән уратып алалар
Татарстанны җепселле-оптик элемтә линияләре белән уратып алалар
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). 2005 елда Татарстанда зона элемтәсенең синхрон боҗралары төзелеше тәмамланачак. Республиканың элемтә министры Ренат Җәләлов белдерде, моның өчен республиканың зона һәм җирле телефон челтәрләре үсешенең генераль схемасын гамәлләштерү кысаларында 770 километр җепселле-оптик элемтә линиясе төзергә кирәк. Нәтиҗәдә, Татарстан Россиядә яңа мәгълүмат-элемтә технологияләрен кулланып төзелгән элемтәнең куәтле зур тизләнешле транспорт челтәренә ия беренче субъект булачак. Бар линияләрне авыл элемтәсен үстерү мәнфәгатьләрен күздә тоткан трассалар буенча төзү ниятләнә. 2004 елда республикада 975,5 километр җепселле-оптик тапшыргыч линия файдалануга тапшырылган. Мәсәлән, “Таттелеком” заманча технологияләр кулланып, Казан-Питрәч-Теләче-Мамадыш-Алабуга-Чаллы-Зәй-Әлмәт-Лениногорски-Чирмешән-Яңа Чишмә-Чистай-Алексеевски-Лаеш-Казан төп синхрон боҗраны реконструкцияләүне тәмамлады. Россиядә зона эче челтәрләренең мондый дәрәҗәдәге тиңдәшләре юк. Агымдагы елда компания 243 километр җепселле-оптик линия үткәрергә планлаштыра. Республикада андый линияләрне салу белән шулай ук “Татнефть”, ТАИФ, Казан шәһәре телефон челтәре шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз