news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның элеккеге юстиция министры белән хушлашу Казанның Арча зиратында узачак

Альберт Салабаев ТР Конституциясе проектын әзерләүчеләрнең берсе иде, шулай ук республиканың закон чыгару базасын формалаштыруда да катнашты.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Павел Климчак). 2 мартта 80 яшендә Татарстанның элеккеге юстиция министры Альберт Михайлович Салабаев вафат булды.

Ул ТР Конституциясе проектын әзерләүчеләрнең берсе иде, шулай ук республиканың закон чыгару базасын формалаштыруда да катнашты.

Альберт Михайлович белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 4 мартта, 9.30 сәгатьтә Казанның Арча зиратында узачак. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot