news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның элеккеге транспорт министры Владимир Швецов тоткарланган

Владимир Швецов коррупциягә каршы тору буенча эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның элеккеге транспорт министры Владимир Швецов тоткарланган. Бу хакта "Татар-информ"га хокук саклау органнарында үз чыганагы хәбәр итте.

Моңа кадәр "Татар-информ" элеккеге транспорт министры Владимир Швецовның гаилә әгъзалары Тикшерү комитеты күзәтүендә булуын хәбәр иткән иде.

Бүген Владимир Швецов икътисади куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре һәм коррупциягә каршы тору буенча эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм тикшерү идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot