news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанның элеккеге транспорт министры Швецов сак астында хастаханәдә ята

Кичә Владимир Швецовны җинаять эше буенча тоткарлау турындагы мәгълүмат дөнья күрде.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның элеккеге транспорт министры Владимир Швецов хастаханәдә, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына әлеге вазгыять белән таныш булган чыганак.

Кичә «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, элеккеге министр вазифаи вәкаләтләрен арттыруга бәйле җинаять эше буенча тоткарланган.

Бүген исә Швецовның сәламәтлегенә бәйле җитди проблемалар килеп чыгуы һәм аның Республика клиник хастаханәсенә озатылуы билгеле булды. Ул анда сак астында ята.
 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100