Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның элеккеге штангачысы дөнья чемпионатында бронза медаль яулаган
Тагын бер россияле Апти Әүһәдов бишенче булган
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россия штангачысы Артем Окулов Алматыда узган авыр атлетика буенча дөнья чемпионатында бронза медаль яулаган. Параллель зачетта Татарстан данын яклаучы авыр атлет 85 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче булган.
2013 елгы Казан Универсиадасы призеры, юниорлар арасында дөнья чемпионы 20 яшьлек Окулов 385 килограмм туплаган. Ираннан 2011 елгы дөнья чемпионы Киануш Ростами җиңү яулаган. Болгария спортчысы Иван Марков аңардан 1 генә килограммга калышып, өченче булган. Тагын бер россияле Апти Әүхәдов бишенче булган (378 килограмм).
Ир-атлар. 85 килограммга кадәр авырлык категориясе. 1. Киануш Ростами (Иран) – 391 кг. 2. Иван Марков (Болгария) – 390. 3. Артем Окулов – 385... 5. Апти Ауүһәдов (икесе дә – Россия) – 378.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз