news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Дәүләт архивы меңнәрчә ябылган оешманың элекке хезмәткәрләре турында документлар эзли, ди бу хакта Ирада Әюпова.

Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый
Султан Исхаков

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның элеккеге чәчтарашлары, мех эшкәртүчеләр һәм аш пешерүчеләр пенсиягә чыкканда үзләренең эш стажын һәм хезмәт хакын раслый алмаячак. Алар эшләгән оешмалар ябылган, ә документлар сакланмаган.

ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова шул хакта хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, ТР Дәүләт архивы бүген Татарстанда меңләгән ябылган оешманың хезмәткәрләре турында документлар эзли. Алар хезмәт пенсияләрен рәсмиләштергәндә стаж һәм хезмәт хакын раслау өчен кирәк.

«Безнең рәсми сайтта әлеге предприятиеләрнең исемлеге урнаштырылган. Кызганыч ки, аларның саны арта гына бара. Иң якланмаган өлкә – көнкүреш хезмәте күрсәтү. Ул 1990нчы елларда беренчеләрдән булып хосусыйлаштырылды, шуннан соң күпләгән кечкенә оешмаларга таркалды», - дип искәртте Ирада Әюпова.

Ул әлеге оешмалар турында ниндидер документлар яки мәгълүматлары булган кешеләрне шул хакта ТР Архив эше буенча дәүләт комитетына хәбәр итәргә чакырды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot