Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Татарстанның элеккеге балигъ булмаган әсирләре азат ителүләренең 60 еллыгын билгеләп үтте
^Татарстанның элеккеге балигъ булмаган әсирләре азат ителүләренең 60 еллыгын билгеләп үтте
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Вера Аливанова). Бүген ТР Социаль яклау министрлыгында Республиканың иҗтимагый инвалидлар оешмасы активы - фашизмның балигъ булмаган әсирләре белән очрашу булды. Бу көнне 60 ел элек Бухенвальд әсирләре баш күтәргән, ә бер көннән соң Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны коткару көне булды. Татарстанда бу датаны 1993 елдан билгеләп үтәләр.
Очрашуга Татарстанда яшәүче элекке әсирләр килде. Кызганычка каршы, аларның сафлары елдан ел сирәгәя. Рәхилә Абдуллина лагерьда булган мәхшәр турында сөйләде. Андый шартларда бик аз өлкән кешеләр генә исән кала алган, ә балалар өчен тагын да авыррак булган. Кайберәүләр тимерчыбык аркылы ризык ыргытучы игелекле кешеләр ярдәме белән исән калган. Рәхилә Абдуллина исән калган элекке әсирләр исеменнән ТР социаль яклау министры Клавдия Новиковага ел саен очрашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәтен белдерде. Ул чыгышын тәмамланганда, министрга зирәклек билгесе - сувенир ташбака бүләк итте.
Чакырылучыларның чыгышлары концерт номерлары белән аралашып барды. Римма Ибраһимова кызы Ләйсән белән, Марина Самкова һәм Равил Харисов рус һәм татар телләрендә җырлар башкарды. Кунакларны Максим Скалозубовның "Шарм" шоу-балеты, "Очарование" вокал ансамбле һәм 4нче балалар музыка мәктәбенең яшь талантлары иҗатлары белән куандырды. Концертны Татарстанның атказанган артисткасы Маргарита Спецлоз алып барды.
Очрашу ахырында фашист лагерьларының балигъ булмаган әсирләре истәлегенә бер минутлык тынлык игълан иттеләр һәм "Бухенвальд набаты" җырын башкардылар.
1945 елның 11 апреле - "Бухенвальд" концлагере әсирләре восстаниесе көне - Халыкара концентрацион лагерьлардан әсирләрне азат итү көне, дип игълан ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз