Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның «Ел табибы — Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен атадылар
Бәйге җиңүчеләренә 100 мең сум күләмендә акчалата премия, компьютерлы планшет тапшырылды.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстанның «Ел табибы — Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен атадылар һәм бүләкләделәр.
Татарстанда 2021 елның «Ел табибы» исеменә Казан медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы һәм профессор, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече Диана Абдулганиева лаек булды.
«Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңүне Яр Чаллыдагы Сугыш ветераннары госпиталенең көндезге стационар мөдире, участок терапевты, гериатры, Яр Чаллының штаттан тыш баш гериатры Фәридә Шәрифуллина яулады.
2021 елда «Сәламәтлек саклау легендасы» буларак Республика балалар клиник хастаханәсенең ветераннар советы рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Дамира Галиева сайланды.
Татарстанда 2021 елның иң яхшы медицина хезмәткәре исеменә Республика клиник инфекция хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Зөлфия Галиәхмәтова ия булды.
Татарстан Президенты исеменнән махсус призны — «Лада Гранта» автомобилен Әгерҗе үзәк хастаханәсе Ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова алды.
«Уникаль очрак» номинациясендә Татарстанның Республика клиник хастаханәсе командасы җиңде.
Бәйге җиңүчеләренә 100 мең сум күләмендә акчалата премия, компьютерлы планшет тапшырылды. Һәр номинант чит илдә стажировка узу мөмкинлегенә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз