news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды

Казан, Яшел Үзән һәм Лаештан 18 белем бирү йорты 2 атна дәвамында "Иң актив мәктәп" исеме өчен көрәште.

Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
http://eco.tatarstan.ru

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Казан, Яшел Үзән һәм Лаештан 18 белем бирү йорты 2 атна дәвамында "Иң актив мәктәп" исеме өчен көрәште. Макулатура, батарейка җыю, экологик мастер-класслар уздыру – беренче сайлап алу этабы барышында конкурсантларга боларның барысын да узарга кирәк иде. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

Иң әзерлеклеләр финалга узды, һәм биредә балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Чыгышлар барышында балалар рэпер ролендә дә булды, 21нче гасыр Шүрәлесе образына да кереп күрсәтте.

Казандагы 146нчы мәктәп укучылары аеруча аерылып торды, лаеклы рәвештә 1нче урынны яулады. Конкурс йомгаклары буенча, икенче урын - 125нче гимназиягә, өченче урын 161нче мәктәпкә бирелде.

Традицион интернет-тавыш бирү дә читтә калмады, анда 3200 артык кеше катнашты. Интернет йомгаклары буенча, 54нче мәктәп - "Иң актив мәктәп" буларак танылды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды, ә җиңүчеләрне конкурсның фирмалы статуэткалары һәм дипломнар белән бүләкләделәр, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot