news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Экология министрлыгында "Ачык ишекләр көне" уздырыла

Гражданнарга уңайлы булсын өчен, "Ачык ишекләр көне" министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.

Татарстанның Экология министрлыгында "Ачык ишекләр көне" уздырыла
архив/Михаил Захаров

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 15 февральдә, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. "Татар-информ" алдарак хәбәр иткәнчә, гражданнарга уңайлы булсын өчен, "Ачык ишекләр көне" Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә

Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Павлюхин ур., 75. Белешмәләр өчен телефон: (843) 267-68-87.

Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы ш., Җиңүгә 40 ел ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.

Түбән Камада, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр – Кама аръягы территориаль идарәсенә, түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама ш., Красный Ключ районы, Набережная ур., 7 й. Тел. 8 (8555) 45-66-56.

Әлмәттә, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.

Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр – Ык буе территориаль идарәсенә, түбәндәге адрес буенча: Азнакай ш., Шоссейная ур., 6. Тел. 8(85592)5-13-48.

Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр – Идел-Кама ТИ, түбәндәге адрес буенча: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а й. Тел. 8(84342) 5-35-19.

Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр – Идел арьягы ТИ, түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159. Тел. 8(84374) 3-11-02.

 Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр – Төньяк ТИ, түбәндәге адрес буенча: Арча ш.т.п., Интернационал ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100