news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Экология министрлыгы "Ачык ишекләр көне"нә чакыра

Экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итеп булачак.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 15 февральдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Һәр теләгән кеше экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Ачык ишекләр көне министрлыкның барлык төрриториаль идарәләрендә узачак”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казан, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Казанда Үзәк территориаль идарәгә (Павлюхин ур., 75 йорт) мөрәҗәгать итә ала.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 267-68-87. Башка районнарда яшәүчеләр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Чистай, Буа һәм Арчадагы териториаль идарәләргә чакырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100