news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның экология милициясе хезмәткәрләре 172 җинаять ачкан
Экология милициясе хезмәткәрләре тарафыннан экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 11 меңнән артык административ хокук бозу очрагы ачыкланган
Скопировать ссылку
(Казан, 17 июнь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Агымдагы елның 5 аенда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 172 җинаять ачыкланган һәм ачылган (узган елның шул чорында – 152), шуларның 120 се – экология юнәлешендә.
Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе башлыгы Рамил Фәсахов хәбәр итте.
Әлеге чорда шулай ук экология милициясе хезмәткәрләре тарафыннан экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 11 меңнән артык административ хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән физик затларга – 6 меңнән, вазифаи затларга 4 меңнән артык һәм юридик затларга 600 гә якын беркетмә тутырылган.
Агымдагы елның 5 аенда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, табигатьне саклау структуралары белгечләре тарафыннан әйләнә–тирә мохиткә китерелгән зыян өчен судка 91 мөрәҗәгать (гомуми күләме – 3 миллион сумга якын) бирелгән, шуларның 600 мең сумы түләттерелгән.
Шикле һәм урланган кәрәзле телефоннарны эзләү чаралары кысаларында 4734 граждан һәм 4668 телефон тикшерелгән. Нәтиҗәдә, эзләүдә булган 5 кәрәзле телефон ачыкланган. Шулай ук хәрби хезмәттән качып йөрүче 8 кеше тоткарланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot