news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Ачык ишекләр көне” уздыра

Ачык ишекләр көне 22 ноябрьдә 16.00-18.00 сәгатьләрдә булачак.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”) 22 ноябрьдә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Ачык ишекләр көне” уздыра, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

Бу көнне министрлыкның Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе эшчәнлеге белән танышырга, белгечләргә тәкъдимнәрне, теләкләрне җиткерергә, кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин. Табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында хәбәр итәргә була.

"Ачык ишекләр көне" 22 ноябрьдә 16.00-18.00 сәгатьләрдә булачак.

Казан, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары халкы “Ачык ишекләр көне"нә Казанда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына килә ала.

Ә Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары халкын Чаллыда урнашкан Кама буе территориаль идарәсенә чакыралар.

Түбән Кама, Зәй, Сарман районнары халкы өчен “Ачык ишекләр көне" Түбән Камада урнашкан Кама аръягы территориаль идарәсендә оештырыла.

Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнары халкын – Әлмәттә урнашкан Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә, Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнары халкын – Азнакайда урнашкан Ык буе территориаль идарәсендә, Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә районнары халкын – Чистай шәһәрендә урнашкан Кама территориаль идарәсендә, Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары халкын – Буа шәһәрендә урнашкан Идел аръягы территориаль идарәсендә, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнары халкын – Арча шәһәрендә урнашан Төньяк территориаль идарәсендә очрашуга көтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100