news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның донорлык буенча координацион советы эшчәнлеген башлап җибәрде

Яңа гына оешкан әлеге совет, беренче эше итеп, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан салу станциясендә Татарстан балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре өчен семинар оештырды

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә Казанның Тукай ур., 58 адресы буенча ТРның коммерциягә нигезләнмәгән донорлык буенча координацион советы утырышы үткәреләчәк һәм аның җитәкче органы белән хакимият, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм бизнес вәкилләреннән торган ТРның донорлык буенча иҗтимагый советына вәкиле сайланачак.

Яңа гына оешкан әлеге совет, беренче эше итеп, кичә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан салу станциясендә Татарстан балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре өчен семинар оештырды. Табиплар, яшьләрне станциянең донорлык бүлеге, операция бүлмәләре буйлап экскурсия рәвешендә донорлар белән эшләү тәртибе буенча якыннан таныштырып, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Семинарда катнашкан «Мы...» яшьләр хәрәкәте, «ТРның балалар оешмалары советы» җәмгыяте, Казан финанс-икътисад институтының студентлар үзидарәсе органы, «2013» волонтерлык оешмасы, Казан волонтерлар советы вәкилләренең күпчелеге соңыннан кан тапшыру теләге белдерде һәм, нәтиҗәдә, республика донорлары санын арттырды. 

«Үз теләге белән кан бирү буенча донорлыкны үстерү программасы» оештыру комитетыннан Оскар Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, шул рәвешле бер системага берләшү донорлык буенча булган тәҗрибә һәм белемнәрне туплап, алга таба нәтиҗәле эшчәнлек алып бару максатыннан чыгып эшләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100