Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның дару җитештерүчеләре GMP стандартлары буенча эшләргә әзерме?
Татарстанның дару җитештерүчеләре GMP стандартлары буенча эшләргә әзерме?
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). 2010 елга Россиядә GMP халыкара стандартларына туры килмәгән дару препаратларын сату тыелачак. Шуңа күрә дә төбәкләрдәге дару җитештерүче компанияләр завод цехларын бу таләпләргә яраклаштырып үзгәртә башлады. pharmvestnik.ru сайты хәбәр иткәнчә, бүген Россиядә дару эшләп чыгаручы 600 компания арасыннан 20се генә GMP таләпләрен үти, аларның дүртесе Идел буе федераль округында урнашкан.
Татарстанга килгәндә, хәзергә республиканың фармацевтика базарында 1300 субъект катнашуы һәм күләменең 9 миллиард сумга исәпләнүе мәгълүм. Бүгенге көндә республика базарына 17 мең төрле дару һәм препарат кулланышка кертелгән. Шунысын да билгеләп узу мөһим: теркәлү узган дарулар белән беррәттән, илдә ялган препаратлар саны да арта. Шуңа да әлеге шартларда даруларны лицензияләү, аларга карата билгеле бер стандартлар билгеләү, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү актуаль булып кала бирә.
GMP (Good Manufacturing Practice) стандартлары бүген күп кенә алга киткән илләрдә мәҗбүри санала. Аның нигезендә фармацевт компанияләр даруны заманча электрон җиһазларда ясап, компонентларның составы һәм микъдарын төгәл билгели. Моннан тыш, GMP лицензиясен алган дару ясаучыларның җитештерү цехларында вентиляцияләр, су чистарту техникасы була; дарулар һәм препаратлар сыйфатның саклануын, ягъни кояш нуры һәм дым кермәвен тәэмин итүче тышлыкларда чыгарыла.
Мәгълүм ки, “Татхимфармпрепараты” ААҖ дару ясау урыннарын үзгәртеп кору өчен 20 миллион доллар сарыф иткән. Заводта гален җитештерү линиясе яңартылып, дару линиясе дә халыкара стандартларга яраклаштырыла башлаган. Тиздән биредә күз тамчылары һәм мазьләрен ясау бүлегенә тотыначаклар. Әлеге ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Азат Хамаев сүзләренә караганда, җитештерү цехларын беренчел яңарту өчен барлыгы 30-40 миллион доллар күләмендә финанслар тотылачак.
Россиянең фармацевтика базарында катнашучылар 2010 елга кадәр норматив-хокук нигезләрен камилләштерү зарур дигән уртак фикергә килгән. Бу бигрәк тә контракт буенча җитештерү, субстанцияләрне теркәү, илебезнең дару ясаучы компанияләренең экспорт активлыгын арттыруга кагыла.
Идел буе дару ясаучыларын бу процесста бигрәк тә үзгәртеп коруга омтылышларының дәүләт тарафыннан яклануы кызыксындыра. Мәсәлән, әгәр дә дәүләт илебезнең фармакомпанияләрен өстәмә дару белән тәэмин итү программасы кысаларында башлангыч этапта процентсыз кредит бирсә, кертелүче техникага таможня пошлинасының түләнмәвен тәэмин итсә, Россия фармкомпанияләренең дәрәҗәсе бермә-бер артыр, аларга GMP стандарына күчү өчен стимул булыр иде, дип саный “Татхимфармпрепараты” ААҖ җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз