news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премиясе лауреатларын бүләкләделәр

2016 елда премиягә артист Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Гүзәл Шәмәрдәнова, композитор Эльмир Низамов, тележурналист Гүзәл Сәгыйтова лаек булды.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатларын бүләкләү тантанасы узды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Тантананы Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова ачып җибәрде. Сәламләү сүзләрен Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова җиткерде һәм 2016 елның премия лауреатларын атады. Премияләр классик драматургия образларын иҗат итүдәге осталык, “Тәрҗемәләр һәм сәхнә өчен әсәрләр” китабы өчен Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевка, театр сәнгатендәге казанышлары һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Гүзәл Шәмәрдәновага, Татарстан театрларында куелган спектакльләргә оригиналь музыка язганы өчен Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, композитор Эльмир Низамовка, татар театр сәнгатен пропагандалауга өлеш керткәне өчен, тележурналист, “Калеб” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтовага тапшырылды.

1999 елдан бирле Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм “Җыен” татар телен, сәнгатен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә Дамир Сираҗиев премиясе тапшырылып килә. Шушы вакыт эчендә Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән дистәләгән данлыклы театр эшлеклесе әлеге премиягә ия булды. Алар арасында театр өлкәсендә эшләүче төрле профессия вәкилләр - режиссер, актер, драматург, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар бар. Әлеге премиягә лаек булган берничә исемне генә атап үтү дә җитәдер: М.Сәлимҗанов, Ф.Бикчәнтәев, Т.Еникеев, З.Хәким, Т.Миңнуллин, А.Степанова, А.Славутский, Р.Таҗетдинов, М.Айтуганова, Р.Исрафилов һәм башкалар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot