news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Дала Зәе елгасына зыян килгән

Экология законнарын бозган оешмаларга штраф салынган

  (Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Әлмәттән бер предприятие экологик законнарны бозуда гаепләнә. Тикшерү барышында подряд оешмасының нефть продуктларын шәһәр агымсулар коллекторына законсыз агызуы һәм аннан аларның Әлмәтнең чистарту корылмаларына эләгүе ачыклана. Зыян 610 мең сум тәшкил итә. Чистарту корылмаларыннан чыгучы агымсуларның җитәрлек дәрәҗәдә чистартылмавы нәтиҗәсендә су объектына – Дала Зәе елгасына да зыян килә.

Подряд оешмасы һәм аның башлыгы административ җаваплылыкка һәм 44 мең сум һәм карамагында яңгыр сулары коллекторы булган юридик зат та, әлеге хәл турында контрольлек итүче оешмага вакытында хәбәр итмәгән өчен, 10 мең сум штрафка тартыла, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot