news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Даими вәкиллеге ветераннарны Яңа ел белән котлады

Блокадачылар һәм ветераннар күңелләрендә гомерлеккә уелып калган, үз башларыннан кичергән авырлыкларны искә төшерде, хатирәләрен яңартты.

Татарстанның Даими вәкиллеге ветераннарны Яңа ел белән котлады
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хезмәткәрләре ветераннар һәм блокадачы милләттәшләребезне котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Блокадачылар һәм ветераннар күңелләрендә гомерлеккә уелып калган, үз башларыннан кичергән авырлыкларны искә төшерде, хатирәләрен яңартты.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге коллективы киләсе 2018 елның ветераннар өчен яңа мөмкинлекләр елы булуын, һәммәсенә дә гаилә иминлеге, бәхет, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп кала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot