news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Даими вәкиллеге Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел белән котлады

Блокадачылар һәм ветераннар йөрәкләрендә тирән эз калдырган авыр сугыш елларына бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

Татарстанның Даими вәкиллеге Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел белән котлады
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын, блокадачы татарларны Яңа ел белән котлады. Аларга Татарстан Республикасы исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Блокадачылар һәм ветераннар йөрәкләрендә тирән эз калдырган авыр сугыш елларына бәйле хатирәләре белән уртаклашты. Алар кызыклы әңгәмәдәшләр, үз башларыннан кичергән гыйбрәтле хәлләр турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр һәм һич арттырусыз үсеп килүче буынга үрнәк булып торалар.

«Кадерле ветераннар! Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә. Сезгә гаилә иминлеге, бәхет һәм ныклы сәламәтлек теләп кала!», - диелә котлауда.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100