news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дүрт төзелеш оешмасына җитәкчеләренә дисквалификацияләү яный

Ел башыннан Татарстанның төзелеш мәйданнарында 9 кеше һәлак булган, тагын 17 кеше авыр җәрәхәтләр алган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). 2016 ел башыннан төзелүче, ремонтланучы һәм реконструкцияләнүче Татарстан объектларында 26 бәхетсезлек очрагы булган. 9 кеше һәлак булган, тагын 17 кеше авыр җәрәхәтләр алган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.

Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың ведомоство һәм министрлык, эре предриятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

«Фаҗигаләр Чаллыда һәм Әтнә районында артты, әлегә кадәр аларда бәхетсезлек очраклары булганы юк иде», – дип билгеләп үтте республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы. Ул булган фаҗигаләрнең сәбәпләре статистикасын атады: «Тугыз очрак – биеклектән егылу, хәрәкәт итә торган һәм оча торган әйберләр нәтиҗәсендә – җиде очрак, төзелеш мәйданнарында юл-транспорт һәлакәте – биш очрак, убылу һәм җимерелү нәтиҗәсендә – дүрт очрак, газ белән агулану – бер очрак».

Министр район башлыкларына һәм оешмаларның үзләренә хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауны көчәйтергә, ә күзәтү органнарына активлыкны арттырырга тәкъдим итте.

«Төзелеш күзәтчелеге дәүләт инспекциясе һәм Хезмәт дәүләт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 1283 тикшерү үткәрелде. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормалары бозылу буенча 16 млн 70 мең сумлык гомуми суммага 422 карар чыгарылды. 2016 ел башыннан кабат кагыйдә бозулар булган дүрт оешмага карата Хезмәт дәүләт инспекциясе тарафыннан административ материаллар оешма җитәкчелеген дисквалификацияләү һәм намуссыз подрядчылар эшчәнлеген туктату мәсьәләсен карау буенча суд органарына җибәрелде», – дип билгеләп үтте И. Фәйзуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100