news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дүрт спортчысы Европа уеннарында катнашу хокукын яулаган

Дәрәҗәле халыкара ярышлар Минск шәһәрендә 21-30 июнь көннәрендә була.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). Минскида II Европа уеннары старт алды. Дәрәҗәле халыкара ярышларда Россия җыелма командасы составында Татарстанның 4 спортчысы катнаша. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Болар - Полина Князева һәм Альбина Шакирова (стендка ату), Евгения Косецкая (бадминтон), Мария Павлова (100 метрга киртәләр белән йөгерү).

Стендка ату вәкилләре траншей стендында беренче ике комплект медаль уйнатылды инде. Полина Князева, кызганычка каршы, хатын-кызлар турнирында мактау пьедесталына эләгә алмады.

Безнең яшүсмер кызлар дөньяның 18 иленнән килгән тәҗрибәле һәм титуллы спортчылар белән лаеклы ярыштылар, һәм 5 квалификация раунды нәтиҗәләре буенча 125 мөмкинлектән 103 төгәл атыш җыйды. Князева 11 урынны алды, һәм аңа нибары 4 «чынаяклар» 107/125 нәтиҗәсе белән ябылган финалга узу өчен җитмәде.

  • II Европа уеннары Минскида 21-30 июньдә уза. 4 меңгә якын спортчы 23 дисциплинада 15 спорт төре буенча 200 комплект медаль уйнатачак. Ярышлар 12 спорт объекты кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100