news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дүрт шәһәрендә демографик күрсәткечләр югары түгел

Район башлыкларына демографик вәзгыятьне җайга салу бурычы йөкләнде.

Татарстанның дүрт шәһәрендә демографик күрсәткечләр югары түгел
Султан Исхаков

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләрендә демографик күрсәткечләр югары түгел. Дөньяга килүче балалар саны азрак, ә үлем очраклары күбрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, республикада Татарстан Президентының 38 төрле программасы буенча эш алып барыла. “Без алар нигезендә клублар, мәктәпләр төзибез, хастаханәләргә капиталь ремонт ясыйбыз. Кем өчен?! Әлбәттә, халык өчен. Районнарыбызда, аеруча авыл җирлекләрендә халык яшәмәсә, балалар туып тормаса, бу эшнең кирәге дә калмый”, - диде Эльмира Зарипова.

“Шуңа күрә бүгенге көндә Президент Рөстәм Миңнеханов белән берлектә район башлыкларына, беренчедән, демографик вәзгыятьне яхшыртуны, икенчедән, эш урыннары булдыруны төп максат итеп куйдык”, - дип белдерде министр.



Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән тулы интервьюны "Интертат" сайтында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100