news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның дүрт районында татар эстрадасы йолдызлары концерты уза

Сәнифә Рангулова һәм Илгиз Шәйхразиев Кайбыч һәм Апас районнарында яшәүчеләргә үз җырларын бүләк итәчәк.

Татарстанның дүрт районында татар эстрадасы йолдызлары концерты уза
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 6 мартта Татарстанның Кайбыч, Апас, Әгерҗе һәм Мөслим районнарында татар эстрадасы йолдызлары концерты узачак.

Сәнифә Рангулова һәм Илгиз Шәйхразиев, шулай ук керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбе Кайбыч һәм Апас районнарында яшәүчеләргә үз җырларын һәм биюләрен бүләк итәчәк.

Мөслим районында «Казан кичләре» хореография ансамбле, «Кыю кызлар» вокаль дуэты һәм Айрат Ганиев чыгыш ясаячак. Әгерҗе районында «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле иң яхшы композицияләрен тәкъдим итәчәк. 

Татар эстрадасы йолдызлары концерты сайлаулар алдыннан уза. Артистлар әйтүенчә, мондый чыгышлар кешеләргә берләшергә мөмкинлек бирә һәм яхшы кәеф бүләк итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot