news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның дүрт районында мәктәп җитәкчеләренең югары һөнәри белеме булмаган

Кайбер районнарда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең аттестация тәртибе башкарма комитет карары белән расланмаган.

Татарстанның дүрт районында мәктәп җитәкчеләренең югары һөнәри белеме булмаган
mon.tatarstan.ru

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Әлки, Чирмешән, Спас һәм Кама Тамагы районнарында мәгариф оешмалары җитәкчеләре итеп югары һөнәри белеме булмаган кешеләрне билгеләүне дәвам итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты белән берлектә узган киңәшмәдә министр урынбасары Тимерхан Алишев җиткерде.

Кайбер районнарда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең аттестация тәртибе башкарма комитет карары белән расланмаган, бу мәҗбүри таләп, диде докладчы.

Аның сүзләренчә, быел база мәктәпләренең 174 директоры һәм балалар бакчаларының 12 мөдире тест үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot