news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дүрт районына мал табиблары җитешми

Азнакай, Буа, Менделеевск һәм Кама Тамагы районнары ветеринария тармагында белгечләргә кытлык кичерә.

Татарстанның дүрт районына мал табиблары җитешми
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республиканың өч районы ветеринария тармагында белгечләргә кытлык кичерә. Бу хакта бүген коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте.

“Азнакай районында 14 хуҗалыкның җидесендә мал табибы юк. Буада 8 хуҗалыкның – бишесендә, Менделеевскида 5 хуҗалыкның өчесендә мал табибы җитешми. Шулай ук Кама Тамагы районының “Идел” җәмгыятендә 13 бүлекчәнең нибары өч бүлегендә генә ветеринария врачы бар”, – диде идарә башлыгы.

Аның сүзләренчә, югары хезмәт хакы тәкъдим итмәгән очракта, авылларга белгечләр җәлеп итеп булмаячак.

“Бүген Әлмәт районының “Актау” җәмгыятендә, шулай ук алда телгә алып үткән Кама Тамагы районының “Идел” оешмасында мал табибының хезмәт хакы 10 мең сум. Балык Бистәсенең “Зюзино” агрофирмасы мал табибы 12 мең сум акча ала. Теләче районының “Белое озеро” җәмгыятендә хезмәт куючы мал табибы Тимергалиев аена 12,5 мең сум акча эшли һәм аның кул астында автомобиле дә юк. Биектау районының “Бөреле” җәмгыяте мал табибларының айлык хезмәт хакы – 12,5 мең сум. Бу хәл башка районнарда да күзәтелә. Хуҗалык җитәкчеләренә уйланырга җирлек бар. Хезмәт хакы тиешле дәрәҗәгә җиткерелмәгән очракта, мал табиблары белән тулысынча тәэмин ителеш турында сөйләп булмый, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Идарә башлыгы килеп туган хәлне чишү юлында Казан ветеринария академиясе белән берлектә, 2016 елдан бирле кече ветеринария хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү өчен күчмә курслар узуын да билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, ике ел эчендә республиканың 39 районында шундый укулар узган. Анда белем алып, 564 тыңлаучы махсус таныклыкка ия булган. Беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча фермерлар, савымчылар, санитарлар, бозау караучылар белемнәрен арттырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100