news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дүрт проекты Russian Event Awards-2018 премиясе Гран-приена лаек булды

Быел премиядә катнашу өчен илнең 60 төбәгеннән барлыгы 578 гариза тапшырылган.

Татарстанның дүрт проекты Russian Event Awards-2018 премиясе Гран-приена лаек булды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның дүрт проекты Russian Event Awards-2018 вакыйгалы туризм өлкәсендәге премиянең җиңүчеләре булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте җитәкчесе Оксана Аганина хәбәр итте.

«Казанның «Ривьера» комплексы - «Туризм вакыйгалары үткәрү өчен мәйданчык. Туризм вакыйгалары уздыру өчен иң яхшы урнаштыру чарасы» номинациясендә, «Тәмле Казан» гастрономия фестивале «Гастрономия туризмы өлкәсендәге иң яхшы вакыйга» номинациясендә Гран-прига лаек булды», - диде Оксана Аганина.

Аның сүзләренчә, милли премиянең иң югары бүләгенә HORECA by Kazan. Hospitality&Gastro EXPO күргәзмәсе һәм «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале лаек булган. Соңгысы авыл һәм агротуризмны популярлаштыруга багышланган номинациядә иң яхшысы дип табылган.

Russian Event Awards-2018 премиясенең финалы 24-27 октябрьдә Түбән Новгородта үтте. Анда Татарстанны төрле номинацияләрдә лауреат һәм җиңүче булган 22 катнашучы тәкъдим итте. Жюри тарафыннан «Казан фанфаралары» халыкара тынлы оркестрлар фестивале, «SunnyФест» креатив чаналар фестивале һ.б. вакыйгалар иң яхшылар рәтендә билгеләп үтелде.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале һәм «Чәк-Чәй» фестивале махсус дипломнарга лаек булды. Шулай ук ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов «Вакыйгалы туризмны үстерүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә махсус диплом белән бүләкләнде.

Быел премиядә катнашу өчен илнең 60 төбәгеннән барлыгы 578 гариза тапшырылган. Барлык федераль округларда да бәйгенең башлангыч этаплары үткәрелгән. Татарстан Республикасы Russian Event Awards милли премиясе нәтиҗәләре буенча төбәкләр рейтингы лидеры булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100