news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дүрт чаңгычысы Олимпиадага барырга мөмкин

Исемлек якын көннәрдә Россия чаңгы федерациясенең президиум утырышында каралачак.

Татарстанның дүрт чаңгычысы Олимпиадага барырга мөмкин
Расих Фасхутдинов

(Кукмара, 7 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстанның дүрт чаңгычысы Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак 2018 елгы кышкы Уеннарда катнашырга мөмкин. Бу хакта бүген Кукмарада чаңгы базасы ачылганнан соң Татарстанда чаңгы узышлары үсешенә багышланган утырышта әйтелде.

“Татарстан чаңгычыларыннан Андрей Ларьков, Анна Нечаевская, Артем Николаев һәм Мария Давыденкованың Олимпиадада катнашу мөмкинлеге бар”, – диде республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

“Алда ярышлар күп әле, шулар нәтиҗәсеннән чыгып, 25 декабрьдә Россия Чаңгы федерациясе президиум утырышында составка тулысынча ачыклык керәчәк, – дип белдерде республиканың Чаңгы узышлары буенча баш тренеры, федерациянең вице-президенты Эдуард Галиев. – Андрей Ларьков белән Анна Нечаевская төп составта инде ныгып өлгерсә, Артем Николаев һәм Мария Давыденкованың бу сезондагы уңышлы чыгышлары ил җыелмасына эләгергә мөмкинлек калдыра”.

Баш тренер сүзләренчә, Россия кубогы ярышларының беренче этабыннан соң Татарстан чаңгычылары икенче урынга урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100