news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дәрәҗәсе югары булуда Вәлиулла Якуповның да өлеше бар – Фәрид Мифтахов

“Ул безгә остаз булды”, - ди Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов.

Татарстанның дәрәҗәсе югары булуда Вәлиулла Якуповның да өлеше бар – Фәрид Мифтахов
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 19 июль көнне, Вәлиулла хәзрәт Якуповның вафат булуына 5 ел. Шул уңайдан дин һәм җәмәгать әһелләре Вәлиулла хәзрәт Якупов каберен зыярәт кылды.

Вәлиулла хәзрәтне искә алу мәрәсимендә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов та бар иде.

“Вәлиулла хәзрәт безгә милли, дини яктан ярдәм итте. Җәмгыять белән нинди элемтәдә булырга кирәклеген өйрәтте. Мин депутат булганда да һәрвакыт аның белән киңәшләшә идем", - диде конгрессның Казан бүлеге җитәкчесе.

Фәрид Мифтахов белән Вәлиулла Якупов һәрвакыт аралашып торганнар. Хәзрәт экстремистлар тарафыннан атып үтерелгән көнне дә Фәрид Мифтахов аның белән элемтәгә чыккан.

“5 ел элек, 18 июль көнне, без зур гына милли-дини конференция оештырган идек. Шул көнне кичкә кадәр бергә булдык. Иртән ул инде элемтәгә чыкмады", - диде ул.

“Вәлиулла хәзрәт сәясәттә дә, иҗтимагый эшләрдә дә гыйлемле кеше иде. Бүгенге көндә безгә аның кебек шәхесләр җитми. Татарстаныбызның дәрәҗәсе зур булуда аның да өлеше бар. Без дә аның укучылары. Ул безгә остаз булды, киңәшләр биреп торды.  Аны һәрвакытта ихлас күңелдән яхшы яктан искә төшерәбез. Хәзрәтнең фикерләре бүгенге көндә дә тормышта ярдәм итә”, - диде Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100